Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә яңа балалар бакчасы ачылышында катнашты

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә яңа балалар бакчасы ачылышында катнашты

https://tnv.ru

10 Февраль 2023, 14:55

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында «Алсу» балалар бакчасы ачылды.

«Алсу» балалар бакчасының заманча һәм төзекләндерелгән корпусы 110 урынга исәпләнгән. Рөстәм Миңнеханов барысын да әлеге истәлекле вакыйга – яңа балалар бакчасы барлыкка килү белән котлаган.

"Алсу" микрорайонында 15 меңгә якын кеше яши. Бүгенге көнгә кадәр биредә 2 мәктәпкәчә учреждение эшләп килгән.

Татарстанда 2019 елдан «Демография» илкүләм проекты, шулай ук республика программалары кысаларында 88 яңа балалар бакчасы төзелгән, 17 меңнән артык урын булдырылган, шуларның 7,5 меңе 3 яшькә кадәрге балалар өчен.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар