Онлайн трансляция

Свернуть

Татар эстрадасы йолдызлары "Барысы да Җиңү өчен!" марафонында катнашачак

Татар эстрадасы йолдызлары "Барысы да Җиңү өчен!" марафонында катнашачак

https://tnv.ru

20 Февраль 2023, 16:42

508

0

Татар эстрадасы йолдызлары "Барысы да Җиңү өчен!" марафонында катнашачак
23 февраль, Ватанны саклаучылар көнендә, ТНВ һәм ТНВ Планета телеканалларында «Барысы да Җиңү өчен!» Бөтенроссия акциясе кысаларында узачак телевизион марафонда татар эстрадасы артистлары Филүс Каһиров, Фирдүс Тямаев, Алинә Шәрипҗанова, Ришат Төхвәтуллин катнашачак.

Марафонның башлап йөрүчесе — ОНФның Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге. Теләге булган һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга матди ярдәм күрсәтә ала. Моның өчен экранда күрсәтелгән QR кодны кулланырга кирәк була. Җыелган ярдәм Татарстаннан мобилизацияләнгән һәм үз теләге белән баручыларга тапшырылачак.

Марафон 23 нче февраль, көндезге 10да башлана. Яу кырындагы хәрбиләргә ярдәм итик!


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров