Онлайн трансляция

Свернуть

25 февральдә Татарстанда көчле җил һәм буран көтелә

25 февральдә Татарстанда көчле җил һәм буран көтелә

https://tnv.ru

24 Февраль 2023, 18:46

839

0

25 февральдә Татарстанда көчле җил һәм буран көтелә
Шимбә, 25 февральдә, Татарстанда көчле җил, шулай ук кар яву һәм буран көтелә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре.

Синоптиклар киләсе төндә Татарстанда -9..-14 градуска кадәр суытачак, аязганда -17 градуска кадәр көчәячәк, дип фаразлый. Шимбә көнне көндез һаваның максималь температурасы -2..-7 градус көтелә.

Казанда төнлә термометр баганалары -9..-11 градуска, аязу вакытында -13 градуска кадәр төшәчәк. Көндез шәһәрдә -2..-4 градуска кадәр җылытачак.

Фото: fanart.pro

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров