Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда мошенниклар өлкән яшьтәге хатынны 300 мең сумга алдаганнар

Казанда мошенниклар өлкән яшьтәге хатынны 300 мең сумга алдаганнар

https://tnv.ru

01 Март 2023, 17:38

94

0

Казанда мошенниклар өлкән яшьтәге хатынны 300 мең сумга алдаганнар
Казанда яшәүче өлкән яшьтәге хатын телефон мошенникларына 300 мең сум акча күчерә. Алар ханымны оныгына ярдәм кирәк дип ышандыра.

27 февраль кичендә Казанда яшәүче пенсионер ханымның өй телефонына таныш булмаган кешеләр шалтыраткан һәм оныгының авариягә эләгүен хәбәр иткән. Мошенниклар үтенече буенча ул 300 мең сум акча әзерләгән һәм аларны курьерга тапшырган.

Әлеге факт буенча «Мошенниклык» җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров