https://tnv.ru
11 Апрель 2023, 16:00
871
0
Татарстанда уртача хезмәт хакы 53,6 мең сумга кадәр күтәрелгән. Бу турыда бүген Казанда Республиканың Дәүләт Советында узган утырышта хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының урынбасары Наталья Бутаева хәбәр итте.
Узган елда Республикада яшәүчеләр аена уртача 52 мең сум акча эшләгән. Оешма-предприятеләрдә хезмәт хакын вакытында түләү Татарстанда аерым игътибарга алынган мәсьәлә.
2022 елда Республиканың 305 оешмасында эшләүче 684 хезмәткәргә 2 миллион сумга якын акча күчерелгән. Узган елда хезмәт хакының минималь күрсәткече ике тапкыр арткан: 1 июньнән бу сан 15,2 мең сумны тәшкил итә. Быел исә ул 16,2 мең сумнан артырга тиеш.
Фото: pxhere.com

Бүлешергә
Комментарии 0