Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда кинәт суытты. Озаккамы? Белгеч фаразы

Татарстанда кинәт суытты. Озаккамы? Белгеч фаразы

https://tnv.ru

14 Апрель 2023, 16:14

1539

0

Татарстанда кинәт суытты. Озаккамы? Белгеч фаразы
КФУ доценты Тимур Әүһәдиев Татарстанда суыклар тәмамланып, җылының кайчан киләчәген фаразлады.

Бу көннәрдә Татарстан төньяк антициклоны йогынтысында булачак. Димәк, төньяк диңгезләреннән безгә суык һава агымнары керәчәк.

Яңа атна башында һава температурасы җылыныр һәм апрель ае нормаларына якынаер дип көтелә. Мондый фаразны КФУ доценты Тимур Әүһәдиев әйткән.

Белгеч сүзләренчә, бу ике көндә Республикада һава торышы төнлә 0 градус, көндез +6..+10 градус булачак. Җил искәнгә, һава да суыграк булып тоелачак.

Фото: pulse.mail.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров