https://tnv.ru
16 Апрель 2023, 14:04
650
0

Чирмешән районының Түбән Чегодай авылында хәрби Нуршат Хожаевны соңгы юлга озатканнар. Ул 4 апрельдә Украинаның Сватово шәһәрендә һәлак булган. Бу мәгълүматны «Безнең Чирмешән» газетасы раслады.
Өлкән сержант Нуршат Хожаев узган елның ноябрь аенда, үзе теләп, контракт буенча махсус хәрби операциягә киткән.
Ир-ат взвод командиры булып сайлана. Аны, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләгәннәр. Нуршат Хожаевны күпләр оста төзүче буларак та искә алган. Ир-атның хатыны, 3 баласы калды.
«Нуршат — ил патриоты, Ватаныбыз бәйсезлеге өчен гомерен бирде. Эшчән, ярдәмчел иде. Әти-әнисенә, хатынына, балаларына Ходай сабырлык бирсен. Безгә дә бик авыр. Хәрби операциядә контракт буенча, шулай ук мобилизацияләнеп хезмәт итүче башка якташларыбызга да рәхмәт белдерәбез, саулык, исән-сау кайтуларын телибез, — дип уртаклашкан олы кайгыны район башлыгы Рамил Айбатов.

Фото: nashcheremshan.ru
Бүлешергә
Комментарии 0