https://tnv.ru
17 Апрель 2023, 09:45
93
0

Лениногорск районында яшәүче ир-ат 900 мең сум акчасын мошенникларга күчергән. Алар зыян күрүчегә ике көн рәттән шалтыратканнар. Бу хакта Лениногорскиның «Заман сулышы» газетасы хәбәр итте.
Зыян күргән ир-атка 57 яшь. Аңың телефонына хокук саклау органнарының рәсми эмблемасы белән шалтырату килгән.
Шалтыратучы үзен эчке эшләр хезмәтеннән дип таныштырган. Ул ир-атның исеменә билгесез кешеләрнең кредит рәсмиләштерергә әзерләнгәнен хәбәр иткән. Моны булдырмас өчен, аның үзенә 900 мең сумлык кредит алырга кирәклеген әйткән. Ир-ат ялган сүзләргә ышанган һәм банктан кирәкле сумманы алган. Мошенник аңа тагын ике кредит алырга куша. Зыян күрүче бәхетенә, банкта аның белән чын иминлек хезмәткәре аралашкан. Ир-ат, алданганын аңлап, полициягә гариза язды. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылды, тикшерү эшләре бара.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел мошенниклар 85 яшьлек әбине дә алдаган иде. Ул аларга 300 мең сум акчасын күчергән.
Моңа кадәр тагын бер ир-ат 1 миллион сум акчасын «югалткан» иде.

Фото: ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0