Онлайн трансляция

Свернуть

Бүгеннән Татарстанда урманга керү тыелачак. Күпмегә?

Бүгеннән Татарстанда урманга керү тыелачак. Күпмегә?

https://tnv.ru

18 Апрель 2023, 16:44

85

0

Бүгеннән Татарстанда урманга керү тыелачак. Күпмегә?
Татарстанда янгын чыгу куркынычы булу сәбәпле 21 көнгә урманга керү тыелачак. Бу хактагы карарны Республиканың премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Әлеге чикләү Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск һәм башка районнардагы урманчылык зоналарына караячак.
21 көн дәвамында урманнарга машинада керергә ярамый, ә кешеләрнең биредә булу вакыты чикләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, ел башыннан Республикада 1 465 янгын чыгу очрагы теркәлде. Узган ел белән чагыштырсаң, ут чыгу 60%ка арткан.

Фото: minleshoz.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров