Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда бер ир-ат лимонад эчәм дип агу йоткан

Татарстанда бер ир-ат лимонад эчәм дип агу йоткан

https://tnv.ru

04 Май 2023, 11:21

660

0

Күңелсез хәл Мамадыш районында, бакчада килеп чыккан.

Татарстанда бер ир-ат лимонад эчәм дип агу йоткан
Мамадыш районында яшәүче бер ир-ат, лимонад белән бутап, агу эчкән. Бу хәл май бәйрәмнәрендә булган. Ир-атны коткарганнар, ләкин ул әле авыр хәлдә кала, дип яза Мамадышның "Нократ" газетасы хәбәрчеләре.

Ир-атның, бакчада эшләгәндә, эчәсе килгән. Тәмле су эчкәндә шешәләрне бутап, ялгыш бакча эшкәртү өчен кулланыла торган сыекчаны эчкән.

Ир-атны хастаханәгә салганнар. Хәзер ул реанимациядә ята, аның хәлен бик катлаулы дип билгелиләр. Әлеге очракны полиция үз күзәтүе астына алган.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров