Онлайн трансляция

Свернуть

Ялларда Татарстанда яшенле яңгыр явачак

Ялларда Татарстанда яшенле яңгыр явачак

https://tnv.ru

12 Май 2023, 16:15

13 майда Татарстан җирлегендә болытлы көн көтелә. Урыны белән яңгыр явып үтәчәк. Көндез һәм төнлә аерым районнарда яшен яшьниячәк.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә Республикада һава температурасы +3..+8 градуска кадәр җитәчәк дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы +18..+23 градус тәшкил итәчәк.

Казанда төнлә +6..+8 градус булачак. Көндез Республика башкаласында һава +21..+23 градуска кадәр җылыначак.

Фото: chudo-prirody.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар