Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 47 яшьлек ир-ат 550 меңнән артык акчасын мошенникларга тапшырган

Казанда 47 яшьлек ир-ат 550 меңнән артык акчасын мошенникларга тапшырган

https://tnv.ru

16 Май 2023, 16:41

332

0

Казанда 47 яшьлек ир-ат 550 меңнән артык акчасын мошенникларга тапшырган
Татарстан башкаласында яшәүче 47 яшьлек кеше мошенникларның хәйләсенә эләккән. Ул инвестиция ясарга уйлаган, әмма 553 мең сум акчасыннан колак каккан. Бу хакта шәһәр мэриясе хәбәр итә.

Зыян күрүче сүзләренчә, ел башында аңа таныш булмаган кеше шалтыраткан һәм инвестицияләр белән шөгыльләнергә тәкъдим иткән. Ир ризалаша һәм мошенниклар тәкъдиме буенча смартфонга кирәкле кушымта урнаштыра, анда шәхси кабинет булдыра. Хисапны тулыландыру өчен зыян күрүче явыз ниятлеләрнең реквизитлары буенча 7 тапкыр акча күчерә. Аферистлар тиздән акча аның хисабына күчәчәк дип вәгъдә итә, ә инвестицияләр суммасы «арткач», казанлыга акчаның бер өлешен инкассация аша кулына тапшыру өчен җибәрәчәкләрен хәбәр итәләр. «Инкассатор» зыян күрүчегә шалтыратып, аны мошенник дип атаган һәм трубканы ташлаган. Шуннан соң зыян күрүче үзен алдаганнарын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.

РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче өлешендәге «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров