Онлайн трансляция

Свернуть

Бөгелмә егетен "Батырлык өчен" медале белән бүләкләгәннәр

Бөгелмә егетен "Батырлык өчен" медале белән бүләкләгәннәр

https://tnv.ru

22 Май 2023, 15:45

245

0

Бөгелмә егетен "Батырлык өчен" медале белән бүләкләгәннәр
Бөгелмә егете, токарь булып эшләүче Игорь Арчибасовны "Батырлык өчен" медале белән бүләкләгәннәр. Шундый зур бүләк аңа президент Владимир Путин карары белән тапшырылды. Ул медальгә махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы өчен лаек булды. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Хәрбигә бүләкне "эшлекле дүшәмбе"дә Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров тапшырган.

"Игорь Арчибасов Россия Федерациясе Кораллы көчләре сафларында контракт белән хезмәт итә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2022 елның 12 августы указы белән ул "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. Сезнең белән барысы да - гаиләгез, дусларыгыз, хәрби иптәшләрегез, бөтен шәһәребез горурлана! Күрсәткән батырлыгыгыз өчен зур рәхмәт! Сез бу медальне намус белән йөртерсез һәм иптәшләрегезгә үрнәк булырсыз дип ышанам!", – дип котлаган җитәкче.

Фото: Бөгелмә районының матбугат хезмәте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров