Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коткаручылар оныгы астмадан үлгән хатын-кызның гәүдәсен эзлиләр

Татарстанда коткаручылар оныгы астмадан үлгән хатын-кызның гәүдәсен эзлиләр

https://tnv.ru

26 Май 2023, 17:24

1979

0

Татарстанда коткаручылар оныгы астмадан үлгән хатын-кызның гәүдәсен эзлиләр
Кичәдән бирле Тукай районында 63 яшьлек хатын-кызны эзлиләр. Аның гәүдәсе Каманың Бәтке авылы янындагы өлешендә булырга мөмкин. Бу хакта «Челнинские известия» басмасы яза.

Беренчел фаразлар буенча, хатын-кыз өеннән: «бүтән кайтмаячакмын», - дип чыгып киткән. Елга буенда хатын-кыз аяк киемен тапканнар. Су астында һәм яр буенда коткаручылар һәм махсус эзләү отряды эшли.

Югалган хатын-кызның бер атна элек астма авыруыннан 17 яшьлек оныгы үлгән булган. Кыз бала, урамда йөргән вакытта, үзен начар хис итә башлый. Урынга килгән ашыгыч ярдәм машинасы хезмәткәрләре килеп, аның үлүен теркәде.

Фото: «Челнинские известия»

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров