Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда янгын чыгу куркынычы югары булганга шторм кисәтүен игълан иттеләр

Татарстанда янгын чыгу куркынычы югары булганга шторм кисәтүен игълан иттеләр

https://tnv.ru

05 Июнь 2023, 17:59

Татарстанның гидрометеорология идарәсендә иртәгәдән шторм кисәтүе игълан иттеләр. Ул янгын чыгу куркынычы югары булганга күрә гамәлгә керәчәк.

«Республиканың кайбер урманнарында ут чыгу куркынычы 6 - 12 июньдә югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) исәпләнәчәк», - диелә ведомство хәбәрендә.

Исегезгә төшерәбез, Республикада ут чыгу куркынычы булган 855 урын теркәлде. Узган ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 3 тапкырга арткан.

Фото: mirtesen.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар