Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тагын бер балыкчы батып үлгән

Татарстанда тагын бер балыкчы батып үлгән

https://tnv.ru

07 Июнь 2023, 11:44

285

0

Кичә кич белән Югары Ослан районының Яр буе Морквашы авылында яшәүчеләр балыкчы гәүдәсенә тап булалар. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 1955 елгы ир-ат көймәсеннән суга егылып төшеп, батып үлгән.

Балыкчының югалуы хакында шул ук көнне билгеле була. Ир-ат иртән көймәсендә балык тотарга дип чыгып китә. Шалтыратуларга җавап бирмәгәч, аны эзли башлыйлар.

Гәүдәгә ярдан 1 метр ераклыкта тап булалар. Шаһитләр балыкчыны судан чыгарганнар. Беренчел фаразлар буенча, ул көймәсеннән суга егылып төшкән. Балыкчы үзе белән коткару жилетын алмаган була.

Фото: t.me/mchstatarstan

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар