https://tnv.ru
07 Июль 2023, 09:28
163
0

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» активистлары — егет һәм кыз «Казан» гаилә үзәгендә никахын теркәгән. Туй акчасының бер өлешен алар махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә биргән. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Казан авиация заводында эшләүче 29 яшьлек Наил Рәкыйпов һәм аның сөйгәне Лия Әхәтова бер-берсе белән «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе"ндә танышкан.
Яшь гаилә, туй сәяхәте урынына, туй һәм никахка бирелгән акчаның бер өлешен гуманитар ярдәмгә тотарга һәм аны махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына җибәрергә карар кылган.
Наил әйтүенчә, ул бер ел элек волонтер сыйфатында беренчеләрдән булып Донбасска барган, анда өлкәннәргә һәм балаларга психологик, беренче медицина ярдәме күрсәткән.
«Без Мариуполь янындагы Никольское шәһәренә бардык. Анда өч атнага якын булдык. Хәзер инде яңадан үзебезнең гаилә көче белән ярдәм итәргә телибез», — дип белдергән ул. Ширбәт ае урынына кияү янә волонтер сыйфатында Мариупольгә китәчәк һәм анда балалар өчен күңел ачу чаралары үткәрәчәк. Хатыны Лия моны хуплый. Ул үзе дә күпъеллык стажлы волонтер икән.
Фото: Татар-информ

Бүлешергә
Комментарии 0