Онлайн трансляция

Свернуть

Азнакайда кичә Ыкта баткан 18 яшьлек кызны һаман таба алмыйлар

Азнакайда кичә Ыкта баткан 18 яшьлек кызны һаман таба алмыйлар

https://tnv.ru

07 Июль 2023, 13:08

Азнакайда водолазлар кичә Ыкта баткан 18 яшьлек кызны һаман таба алмыйлар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Узган тәүлектә Әлмәт һәм Лениногорск районы коткаручылары кызның гәүдәсен эзләгән. Водолазлар 7 мең кв.м мәйданлы территорияне айкаган.

Исегезгә төшерәбез, бу фаҗига 5 июль көнне Азнакайның Күктәкә авылында килеп чыга. Ике игезәк: кыз һәм малай эссе көнне су коенмакчы була. Егетнең гәүдәсен шул көнне кич белән табалар.

Фото: t.me/mchs_tatarstan


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар