https://tnv.ru
08 Июль 2023, 09:16
Бүген илебездә күркәм көн - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме. Ул Россиядә 8 нче июль көнне бәйрәм ителә, ромашка чәчәге - аның символы булып тора. Һәр елны бу бәйрәмдә илебездә озак еллар бергә яшәп, ныклы гаилә төзи алган парларны зурлыйлар. Бүген иртәдән үк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында Республика халкын шушы матур дата белән тәбрикләп, видео урнаштырды.
Видеода бер гаилә тарихы сурәтләнә. Мәктәп бусагасын кайчандыр бергә атлап кергән кыз белән малай, олыгайгач, тормышларын бергә бәйләргә карар кылалар. Укып бетерәләр, язылышалар, аларның ике баласы туа. Бу мизгелләр барысы да комнан ясалган картиналар итеп тәкъдим ителәләр.
Видео астындагы теләкләргә без дә кушылабыз: «Гаиләләрегез нык һәм бәхетле булсын!»
Фото: t.me/rustamminnikhanov

Бүлешергә
Комментарии 0