https://tnv.ru
22 Август 2023, 12:00
Күптән көтелгән карар. Кичә Республика җитәкчелеге Казан янындагы бистәләрдә торак төзергә рөхсәт бирүне вакытлыча туктатырга кушты. Соңгы 10 елда алынган рөхсәтләрне өстәмә тикшерәчәкләр.
Рөстәм Миңнехановның яңа карарын Казан мэры Илсур Метшин игълан итте. Бу яңалык бигрәк тә, аэропорт ягы, Питрәч һәм Лаеш районнарына кагыла. Әлеге районнарда бик күп яңа торак комплекслар барлыкка килде, ә менә социаль инфраструктура юк диярлек. Балалар бакчалары, мәктәпләр һәм хастаханәләр җитми. Юлларда берничә чакрымга сузылган транспорт бөкеләре барлыкка килә.
Яңа карар һәм аның нечкәлекләре турында Чулпан Касыймова.

Бүлешергә
Комментарии 0