https://tnv.ru
19 Сентябрь 2023, 11:26
69
0

Казанда 14нче тапкыр Халыкара Арбузов премиясе тапшырылды. Ул фосфорорганик химия өлкәсендәге ачышлар өчен бирелә.
Быел әлеге дәрәҗәле бүләккә Александр Габибов лаек дип табыла. Ул — Мәскәүнең Биоорганик химия институты директоры, академик. Дөньякүләм танылган галим бар тормышын фәнгә багышлаган. Соңгы елларда ковидка каршы препаратлар булдыру буенча эшли, шул ук вакытта, фосфорорганик агуларга каршы торучан молекулалардан торган вакциналар ясый.
Арбузов премиясе Габибовның күпьеллык хезмәтен истә тотып тапшырылды. Бу бүләк 1997нче елда Татарстан Президенты карары нигезендә гамәлгә кертелгән. Чирек гасыр эчендә аңа ун илдән 15 галим лаек була. Быелгы лауреат Александр Габибов белән ТНВ хәбәрчесе Алия Хәйретдинова аралашып кайтты.

Бүлешергә
Комментарии 0