Онлайн трансляция

Свернуть

Авиатөзелеш районының кайбер йортларында суны бер тәүлеккә сүндерәчәкләр

Авиатөзелеш районының кайбер йортларында суны бер тәүлеккә сүндерәчәкләр

https://tnv.ru

03 Ноябрь 2023, 15:19

Авиатөзелеш районының кайбер йортларында су белән тәэмин итүне вакытлыча туктатачаклар. Бу Симонов һәм Ленинград урамнары киселешендә яңа төзелгән суүткәргечләрне һәм торак комплексны Д=315 мм суүткәргеченә тоташтыру буенча эшләр башкару белән бәйле.

Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, су 8 ноябрь 09:00 сәгатьтән 9 ноябрь 09:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча булмаячак:

Беломорск, 8/18, 10/19,

Ленинград, 41/14,

Симонов, 14/41, 15, 19/20, 17,

Чапаев, 18/8, 19/10, 20/19.

Шулай ук түбәндәге йортларда су басымы түбән булачак:

Айдаров, 25, 25а,

Симонов, 16,

Чапаев, 24, 25, 26, 28, 33, 43, 30.

Фото: скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар