Онлайн трансляция

Свернуть

Эш атнасы уртасында Татарстанда көчле яңгырлар көтелә

Эш атнасы уртасында Татарстанда көчле яңгырлар көтелә

https://tnv.ru

07 Ноябрь 2023, 17:06

8 ноябрьдә Татарстан җирлегендә яңгырлар көтелә, урыны белән көчле яңгырлар да явачак. Җил тизлеге 6-11 м/с тирәсе булачак.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы +3..+8 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы +5..+10 градус тәшкил итәчәк.

Казанда төнлә +5..+7 градуска кадәр салкын булачак. Көндез Республика башкаласында һава +7..+9 градуска кадәр җылыначак.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар