Онлайн трансляция

Свернуть

Алдагы өч көндә Татарстанда һава торышы кискен үзгәрә - видео

Алдагы өч көндә Татарстанда һава торышы кискен үзгәрә - видео

https://tnv.ru

19 Январь 2024, 10:58

Алдагы өч көндә Татарстанда кабаттан һава торышы кискен үзгәрә. Кичә кояшлы, тыныч, җылы булса, инде төнге бердән җил күтәрелде. Республикага берьюлы көчле 2 циклон хөкем итә. Берсе Көнбатыштан, икенчесе Көньяктан килә.

Атна башында хакимлек иткән Атлантик циклоннан аермалы буларак, бу юлы җил белән бураннан тыш, җепшек кар ява. Шул ук вакытта, температура "уйный" башлый. Төнлә минус 15-20 икән, җомга көндез 0гә күтәрелә. Автодор оешмасы машина йөртүчеләргә бу атнада гомумән М-12 трассасына чыкмаска киңәш итте. Бүген юлда автомобиль хәрәкәтен чикләделәр дә инде.

Башкалада кертелгән "Буран" планы әлегә үз көчендә кала һәм юл хезмәтләре табигатнең яңа сынавына әзерләнә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар