Онлайн трансляция

Свернуть

Яр Чаллыда табигатьне саклау буенча зур киңәшмә узды

Яр Чаллыда табигатьне саклау буенча зур киңәшмә узды

https://tnv.ru

06 Февраль 2024, 14:54

Кичә Яр Чаллыда табигатьне саклау буенча зур киңәшмә узды. Татарстанга Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Радионова килде. Ул экология мәсьәләренә карата һәрвакыт үзенең катгый карашы белән аерылып тора.

Бу юлы да гаепле оешма җитәкчеләргә карата сүз эзләп кесәгә кермәде. Сулыкларны тиешенчә чистартылмаган юынтык сулар белән пычраталар, ә туфракка килгән зыян 8 млрд сумнан арткан. Кайбер оешмалар табигатьне саклау программасын булдырмас өчен категорияләрен үзгәртү ягын карый.

Әлеге фактларны Идел-Кама төбәкара идарәсе утырышында фаш иттеләр. Анда Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша. Яр Чаллыдан Гөлназ Сәйфетдинова репортажы.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар