Онлайн трансляция

Свернуть

Кичүчат авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядәге якташларына 70 килограмм токмач басканнар

Кичүчат авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядәге якташларына 70 килограмм токмач басканнар

https://tnv.ru

27 Февраль 2024, 11:34

Кичүчат авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядәге якташларына 70 килограмм токмач басканнар

СВОдагы якташларына дип 70 килограмм токмач басканнар, 130 окоп шәме ясаганнар, 18 метр озынлыктагы маскировка челтәре үргәннәр. Әлмәт районының Кичүчат авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядәге якташларына шулай теләктәшлек итә.

Мондый ярдәмне аена берничә тапкыр җибәрәләр. Бу юлы, егетләр соравы буенча, шәмнәрне күбрәк әзерләгәннәр. Махсус хәрби операция зонасында алар хәзер иң кирәклесе икән. Кичүчатка хәбәрчебез Әдилә Закирова барып кайтты.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар