Онлайн трансляция

Свернуть

Яз җиттеме инде? КФУ доценты халыкны борчыган сорауларга җавап бирде

Яз җиттеме инде? КФУ доценты халыкны борчыган сорауларга җавап бирде

https://tnv.ru

29 Февраль 2024, 15:05

КФУ доценты Тимур Әүхәдиев "Челнинские известия" хәбәрчесе белән аралашканда яз җитү турында фаразларын белдерде. 

Бу көннәрдә Татарстанда көннәр җылына башлады, әмма бу яз җитте дигән сүз тугел. Белгеч фикеренчә, хәзерге вакытта Татарстанга Урта диңгездән җылы һава массалары килә. Алдагы көннәрдә уртача тәүлеклек температурасы климат нормасыннан дүрт градуска югарырак булачак. Һава торышы болытсыз һәм явым-төшемсез булыр дип көтелә.

"Хәзер язгы җылылык сизелә кебек тоела, ләкин моңы ышанырга кирәкми. Суыкларны Себер антициклоны калкулыгы үткәрми, ләкин тиздән ул бетәчәк һәм һава торышы яңадан үзгәрәчәк», - дип сөйләде Әүхәдиев.

Фото: goodfon.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар