https://tnv.ru
17 Март 2024, 20:40
12 сәгать дәвамында ТНВ телеканалында "Гаилә белән сайлыйбыз" телемарафоны барды һәм 20:00 сәгатьтә тәмамланды. ТНВ социаль челтәрләрендә генә дә телемарафонны 73 000нән артык кулланучы караган.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Гаилә белән сайлыйбыз" марафоны барышында татарстанлыларга гражданлык позициясен күрсәткән өчен рәхмәтен белдерде.
Телемарафонда йөздән артык кунак катнашты, алар арасында иң беренче чиратта Татарстанның күп балалы гаиләләре, рәсми затлар, яшь парлар, танылган медиа-шәхесләр, татар эстрадасы йолдызлары, бизнесменнар булды.
Туры эфир барышында тамашачылар өчен 4 пар ТНВ алып баручылары, 12 «ШАЯН ТВ» алып баручылары эшләде. 100дән артык кунак, 30 гаилә чакырулы иде. Шулай ук «Болгар радиосы» һәм «Ак Барс Арена"да узаган бәйрәм концертыннан тоташулар әзерләнде.
Туры эфир барышында Lada Vesta җиңүчесе дә билгеләнде. Фотоконкурстта бәхет Митрофановлар гаиләсенә тәтеде.

Бүлешергә
Комментарии 0