Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Яңа Сосновкадагы юл участогында хәрәкәт ике атнага чикләнәчәк

Казанда Яңа Сосновкадагы юл участогында хәрәкәт ике атнага чикләнәчәк

https://tnv.ru

28 Март 2024, 11:22

Яңа Сосновка торак массивындагы Дорожная урамы участогында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Тиешле боерык шәһәр Башкарма комитетында имзаланган, дип яза Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте.

Чикләү 1 апрельдән 14 апрельгә кадәр Пионер урамында урнашкан 11 нче һәм 13 нче йортлар янындагы юл өлешендә кертелә. Участокта түбән басымлы газүткәргечне боҗралы тоташтыру буенча эшләр башкарылачак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар