Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген иртән Татарстанның Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм ясаган

Бүген иртән Татарстанның Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм ясаган

https://tnv.ru

02 Апрель 2024, 09:00

Бүген иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды. Рөстәм Миңнеханов барлык мәгълүмат белән дә хәбәрдар.

"Җитди җимерекләр юк, предприятиеләрнең технологик процессы бозылмаган. Алабугада, кызганыч, бинаның җимерелүе аркасында зыян күрүчеләр бар. Аларга барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә.

Хәзерге вакытта барлык хезмәтләр дә югары әзерлектә.

Хәзерге вакытта тынычлык саклау һәм паникага бирелмәү мөһим. Бу җинаятьне кылган кешеләр моны аңлы рәвештә булдырырга тырышкан", – дип яза Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар