Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда ике баласы белән югалган 43 яшьлек хатын-кызны эзлиләр

Татарстанда ике баласы белән югалган 43 яшьлек хатын-кызны эзлиләр

https://tnv.ru

05 Июль 2024, 10:21

Яр Чаллыда 43 яшьлек Ирина Черная һәм аның ике баласын - 14 яшьлек Арина һәм 11 яшьлек Платонны эзлиләр. Алар 27 июнь көнне югалганнар. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча милли үзәк бүлекчәсе волонтерлары хәбәр итте.

Иринаның буе 165-170 см, уртача тән төзелеше, чәчләре һәм күзләре коңгырт, күзлек кия. Балалар ябык. Икесенең дә коңгырт күз төсе һәм чәчләре. Аринаның буе 160-165 см, Платонның - 150-155 см.

Аларның кайда булуын белгән һәркемгә мәгълүматны 89172604743, 8952040384, 89656288565 яки 112 телефоннары буенча шалтыратуны сорыйлар.





Фото: vk.com/poisk_tatarstan

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар