Онлайн трансляция

Свернуть

Җәй башыннан Республикада 33 кеше батып үлгән

Җәй башыннан Республикада 33 кеше батып үлгән

https://tnv.ru

08 Июль 2024, 10:31

Һава торышы эссе булганлыктан, татарстанлылар сулыкларда ял итәргә агыла. Җәй башыннан Республикада 33 кеше батып үлгән. Узган ел белән чагыштырганда, 6га күбрәк. Быел суда гомерләре өзелүчеләр арасында балалар ике тапкыр арткан - 4 кеше һәлак була.

Халык, нигездә, рөхсәт ителмәгән урында коенганга күрә фаҗига очрый. Кече суднолардан файдаланучылар арасында да кагыйдә бозучылар бар. Инспекторлар Казансу һәм Идел елгаларына рейдка чыкты Алар белән бергә хәбәрчебез Рүзәл Шәрипов та эшләде.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар