Онлайн трансляция

Свернуть

Кама Тамагында өч кешенең гомерен өзгән фаҗигале очыш

Кама Тамагында өч кешенең гомерен өзгән фаҗигале очыш

https://tnv.ru

11 Июль 2024, 11:49

Чыгарылышны бөтен Татарстанны борчуга салган вакыйгадан башлыйбыз. Кичә иртән Кама Тамагы районында кечкенә самолет һәләкаткә очрады.

Өч кеше, шул исәптән, пилот үлә, тагын бер пассажир авыр хәлдә. Аны вертолет белән Казанга алып килделәр. Беренчел мәгълүмат буенча, бу ир-ат очкычта хатыны һәм кечкенә баласы белән экскурсиядә булган. Фаҗига булган урын янында яшәүчеләр бу хәлгә аптырамый. Самолет гел астан очты һәм кискен хәрәкәтләр ясады, диләр. Алар очкычның әле моңарчы йортлар өстенә төшмәвенә генә шакката.

"Һава транспортының иминлек кагыйдәләрен үтәмәү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Фаҗига урынында бүген Рүзәл Шәрипов эшләде.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар