Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ каналында барган 12 сәгатьлек "Җиңү армиясенә кушыл!" телемарафоны нәтиҗәләре

ТНВ каналында барган 12 сәгатьлек "Җиңү армиясенә кушыл!" телемарафоны нәтиҗәләре

https://tnv.ru

15 Июль 2024, 20:05

Бүген “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында 12 сәгатьлек “Җиңү армиясенә кушыл!” телемарафоны барды. Туры эфир 08:00 сәгатьтә башланды һәм 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итте. Туры эфирны социаль челтәрләр аша гына да 100 000нән артык тамашачы күзәтеп барды.

Телемарафонда 60тан артык кунак катнашты, алар арасында СВО катнашучылары, артистлар, «Добробат» ветераннарының вокаль төркеме, Татарстан районнары башлыклары, герой-медиклар һәм башкалар. Россия Герое Рәсим Баксиков үзен алып баручы ролендә сынап карады. 

Күптән түгел генә СВО зонасыннан кайткан Чаллы мэры Наил Мәһдиев "Җиңү армиясенә кушыл!" телемарафонында шәһәрнең махсус операция зонасындагы хәрбиләргә күрсәткән ярдәме турында сөйләде.



Аның сүзләренчә, әтиләре махсус хәрби операция зонасында булган 500дән артык Чаллы балалары икенче ел бакчаларга бушлай йөри, 1500дән артык укучы бушлай ашый. Бүгенге көндә 700 дән артык кеше шәһәр бюджеты хисабына җәйге сәламәтләндерү лагерьларында тора. 2000дән артык шәһәрдә яшәүчеләрнең бушлай транспортта йөрү карталары бар. Бала тапкан һәр әнигә 100 мең сум акча бирелә.

Татарстанның Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов та Россия хәрбиләренә ярдәм итү бүгенге көндә төп бурыч дип сөйләде.

Студиябездә хәрбиләр дә булды. СВО катнашучысы Айрат Сабиров телемарафонында хәрби тәҗрибәсе турында сөйләде һәм контракт төзергә теләүчеләргә үгет-нәсихәт бирде. "Мин медальләр өчен дә, акча өчен дә бармадым", - ди ул.



Хәрбиләргә һәрдаим ярдәм итеп торучы волонтерларыбыз да бүген кунакта иде. Балтач районы Нөнәгәр авылы апалары СВОда булган Татарстан егетләренә ашлар әзерләп җибәрә. Алар ашларга кирәк булган яшелчәләрне башта киптерә, аннан махсус савытларга тутыра. Безнең ашларны ашап, туган якларын искә төшерсеннәр, дия алар. 

"Болгар радиосы"на кунакка артистлар килде. Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев: "Махсус хәрби операция башланганнан бирле ярдәм юлын өзгән юк, егетләр белән аралашабыз, элемтәдә бер. Алар төрле вакытта шалтырата алалар, иртәнге икедә дә, өчтә дә. Кирәк әйберләрне сорап торалар, булдыра алганча ярдәм итәбез", диде. 



Алинә Давыдова “Матушка земля” җырын татарча һәм русча башкарды. "Ватанпәрварлыкны болай гына аңлатып та бетереп булмый. Ул - җырларда да, сүздә дә, гаиләдә дә, яшәештә дә, тормышта да, туганнарда, илдә, һавада һәм җирдә дә чагыла", - дип саный Рифат Зарипов.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 31 июленә кадәр Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән хәрби хезмәткә контракт төзегән һәркем берьюлы миллион ярым сумга кадәр алачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 (800) 222-59-00 һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.







Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар