Онлайн трансляция

Свернуть

Нурлат районыннан СВО катнашучысы "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнде

Нурлат районыннан СВО катнашучысы "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнде

https://tnv.ru

06 Август 2024, 12:40

414

0

"Фикс" кушаматлы хәрби кичә шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин кулыннан югары бүләк - "Батырлык өчен" медален алды, дип яза "Нурлат-информ".

Нурлат районының Мамык авылында яшәүче махсус хәрби операция кысаларында үзенең хәрби юлын узган елның маенда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзеп башлаган. Куелган бурычларны лаеклы үтәп, 8 айдан соң Куценко туган якларына әйләнеп кайта.

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән «Батырлык өчен»медале белән бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 1 августан РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар 1 миллион 705 мең сумга кадәр түләүләр алачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 (800) 222-59-00 һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.

Фото: nurlat-tat.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар