https://tnv.ru
30 Январь 2025, 10:20
52
0

Кичә Казанда "Динамо" җәмгыятенең узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар һәм 99 еллыгын билгеләр үттеләр. Утырышны, Републикада "Динамо" җәмгыяте җитәкчесе - Әсгать Сәфәров уздырды.
Ул әлеге зур оешманы 1998нче елдан бирле җитәкли. Физик культура һәм спорт җәмгыяте 25 меңнән артык Татарстанлыны берләштерә. 200дән артык Динамо спортчысы - Россиянең җыелма командаларына кергән. 21е - Олимпия чемпионы. Киләсе елда Татарстанда «Динамо» җәмгыяте 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Бүген киләсе елга максатларны билгеләделәр. Лиана Бәхтиева тулырак.
Бүлешергә
Комментарии 0