https://tnv.ru
24 Октябрь 2025, 09:32
15
0

Яңа телевизион сезонны ШАЯН ТВ каналы яңа тапшыру белән башлады. Хәзер аларда Яңалыклар тапшыруы чыга.
Ул "Шаян Шортс" дип атала. Хәбәрчеләр балалар һәм яшүсмерләргә кызыклы булган темаларга репортажлар төшерә, интервьюлар яздыра, үзләре үк сюжетларны монтажлый.
Бүген журналистларны яңа проект белән котларга Илшат Әминев килде һәм үзе дә яңалыклар кадрына эләкте. Әлеге тапшыру - татар журналистикасының киләчәге булырдай яшь буын кадрлар әзерләүнең бер алымы, диләр. Телне, мәдәниятне һәм милләтебезне саклап калуда проектның роле нинди? Инзилә Хөсәенова репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0