https://tnv.ru
24 Октябрь 2025, 10:41
Күрше ике Республика өчен зур вакыйга. Бүген Татарстан белән Башкортстан арасында Ык елгасы аша салынган күпер кулланылышка тапшырылды. Ул озак еллар таушалган хәлдә була. Бер елда яңадан салып чыкканнар.
Кичә ачылыш тантанасында ике Республика җитәкчелеге - Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин белән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров катнашты һәм ике төбәк чигендә яшәүчеләр җыелды. Халык телендә "Дуслык күпере" дип йөртелүче корылма - араны туры мәгънәсендә ничек кыскарта һәм иктисадый багланышларны ничек ныгыта? Рүзәл Шәрипов репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0