https://tnv.ru
24 Октябрь 2025, 11:22
Әлмәт районы Елховай авылында яңартылганнан соң, Кизләү чишмәсен ачтылар. Аны төзекләндерүдә Татнефть оешмасы зур ярдәм күрсәткән. Әлеге чишмә үзенең шифалы суы һәм риваятьләрдә сакланган бай тарихы белән данлыклы. Җирле халык аны хәтта "авыл йөрәге" дип атый.
Элек биредә кәләшләрне каршы алганнар, бәйрәм-йолалар үткәргәннәр. Чишмә изге саналган һәм төрле авырулардан арынырга ярдәм иткән. Яңартылган чишмәне хәбәрчеләребез дә күреп кайтты.
Бүлешергә
Комментарии 0