https://tnv.ru
27 Октябрь 2025, 14:49
Тамырларыңны белү, мирасны яшь буынга җиткерү дигәндә - без киләчәкне күздә тотып эш итәргә тиеш. Аны яшләрчә, заманча - цифралы мәйданнарда алып бару шарт. Дәүләт Советына еллык юлламасында моңа Республика Рәисе игътибарын юнәлтте.
Татар халкының милли тәңгәллеген саклау, аның милли кодын алга сөрү буенча бергәләп тырышырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Республика Хөкүмәте белән берлектә Фәннәр Академиясенә "Татар халкының милли тәңгәллеген саклау" программасына үзгәреш кертү бурычын куйды.
Без бу атнада белгечләр белән аралашып, милли мирасны цифрага күчерү буенча эшнең ничек баруы турында сорадык. Милли гореф-гадәтләр ясалма интеллект белән уртак тел таба аламы? Гөлназ Сәйфетдинова шул турыда.
Бүлешергә
Комментарии 0