https://tnv.ru
29 Октябрь 2025, 11:20
Еллар белән сыналган дуслык. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры янәдән Казанга гастрольләргә килә. Спектакльләр 10нчы ноябрьдән 16сына кадәр дәвам итәчәк.
Галиәсгар Камал театры бинасында тамашачылар бер атна эчендә 7 спектакль карый алачак. Бу гастрольләрнең төп үзенчәлеге - ут күршеләрнең Камал театрының яңа бинасы белән беренче тапкыр танышуы.
Нинди спектакльләр белән сөендерәчәкләр -Гөлназ Гыйниятова белеште.
Бүлешергә
Комментарии 0