https://tnv.ru
29 Октябрь 2025, 10:50
Озакламый Яр Чаллы аша агучы Мәләкәс елгасы шәһәр халкының яратып ял итә торган урынына әйләнергә мөмкин.
Биредә чистартуның икенче өлешенә керештеләр. Камышларны кисеп, гидромеханик җайланмалар ярдәмендә төбен чистарталар. Барлык эшләр дә"Экологик иминлек" илкүләм проекты кысаларындагы "Россия сулыклары" дигән төбәк проекты нигезендә башкарыла.
Нәтиҗәдә, елганың үзәне киңәеп, аның торышы яхшырачак ди, белгечләр. Мәләкәснең күзгә күренеп үзгәрә баруын Сиринә Васильева күзәтте.
Бүлешергә
Комментарии 0