https://tnv.ru
02 Апрель 2026, 10:38
Түбән Кама шәһәрендә "Нефтехим" заводында фаҗига турында мәгълүмат. Төн буе һәлакат урынында эш дәвам итте - коткаручылар утны сүндерә, тикшерүчеләр фаҗиганың сәбәпләрен ачыклый. Төнлә - зыян күргән 10 кешене самолет белән Мәскәүгә алып киттеләр. Тагын 12 якташыбыз Республика хастаханәләрендә кала.
Иртәнгә үлүчеләрнең саны өчәү булды. Икесе Нефтехимның үз хезмәткәрләре, берсе янгын сүндерүче. Тагын тугыз кешенең язмышы турында төгәл мәгълүмат юк - аларны эзлиләр. Кичә шәһәргә - СИБУР җәмгыятенең идарә рәисе Михаил Карисалов килде. Россиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко кичә-бүген Казанда эш сәфәрендә иде - ул РКБда пациентларның хәлен белде.
Предприятие һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләргә күпме акча түлиячәкләрен хәбәр итте. Тулырак Алия Сабирова сөйли.

Бүлешергә
Комментарии 0