Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Камада шартлаудан соң йортларның тәрәзәләре ватылып төшкән

Түбән Камада шартлаудан соң йортларның тәрәзәләре ватылып төшкән

https://tnv.ru

02 Апрель 2026, 11:00

Түбән Камада кичә торак йортларга зыян килгән иде. Дулкын шул кадәр көчле булган ки: дистә чакрым ераклыкта урнашкан биналарның да тәрәзәләре ватылып төшкән.

Бүгенгә 66 кеше мөрәҗәгать калдырган. Халык балкон тәрәзәләре ватылды һәм рамнары ярылды, дип шалтырата. Шәһәр җитәкчелеге берсе дә игътибарсыз калмаячак, дип белдерде.

Хәзер белгечләр шул адреслар буенча йөреп, зыянның күләмен ачыклый.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар