https://tnv.ru
15 Апрель 2026, 10:02
1123
0

Казан дары заводында җимерекләр астыннан коткаручылар һәлак булган ир-атның гәүдәсен чыгарды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
Хәзерге вакытта тагын ике зыян күрүче хастаханәдә кала. Авыр җәрәхәтләр алган хатын-кызның хәле тотрыклы. Шәһәрнең 7нче хастаханәсенә китерелгән ир-ат уртача авырлыктагы хәлдә.
Искәртеп узыйк: кичә заводта янгын чыгып, корылманың өлешчә җимерелүе теркәлгән иде. Сәбәп — техноген характерда. Татарстан буенча Тикшерү комитеты «Куркыныч җитештерү объектларында сәнәгать иминлеге таләпләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатты.

Бүлешергә
Комментарии 0