Онлайн трансляция

Свернуть

Тукай районының Иштирәк авылы халкы химик искә зарлана: проблема нидә?

Тукай районының Иштирәк авылы халкы химик искә зарлана: проблема нидә?

https://tnv.ru

15 Апрель 2026, 11:20

71

0

Тукай районының Иштирәк авылы халкы химик искә зарлана: проблема нидә?
Һава торышының һәр үзгәрешен, җилнең көчәюен Тукай районының Иштирәк авылы халкы сагаеп көтә. Монда март ахырыннан бирле тирә-юньгә химик ис тарала, ә Инеш дигән елганың өсте ап-ак көбек белән капланган.

Беренчел мәгълүмат буенча, 1970нче елларда төзелгән - химия эшкәртү калдыкларын саклау полигоны урыныннан фильтрат агып чыга. Район җитәкчелеге чара күрелә башлавын хәбәр итте. Ни өчен кышның карлы булуын исәпкә алып, моңа алданрак керешмәгәннәр? Мәсәләне Луиза Сафуанова өйрәнде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар