Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 34 муниципаль парковкада бәя артачак

Казанда 34 муниципаль парковкада бәя артачак

https://tnv.ru

16 Апрель 2026, 17:32

15

0

Казанда 34 муниципаль парковкада бәя артачак

Казанда 34 муниципаль парковкада машина кую бәясе артачак.

Тарифлар Абсәлямов, Әхтәмов, Батурин, Дзержинский, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Галиәсгар Камал урамнарындагы, Кочетов тыкрыгындагы, шулай ук Алексей Козин, Кремль, Маяковский, Мөштәри, Некрасов, Профессор Нужин, Островский, Пушкин, Уң-Болак, Ирек мәйданы, Сары Садыйкова, Николай Столбов, Театр, Университет, Сибгат Хәким, Чернышевский урамнарындагы һәм Щербаков тыкрыгындагы парковкаларга кагылачак.

Барлык адреслар һәм яңа тарифлар белән карарда танышырга мөмкин.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар