Онлайн трансляция

Свернуть

Алга белән Тимер: Татарстанның Кызыл китабына кертелгән лачын балаларына бер яшь тулды

Алга белән Тимер: Татарстанның Кызыл китабына кертелгән лачын балаларына бер яшь тулды

https://tnv.ru

30 Апрель 2026, 09:30

5

0

Алга белән Тимер: Татарстанның Кызыл китабына кертелгән лачын балаларына бер яшь тулды
Татарстан Экология министрлыгы Идел-Кама төбәгендәге лачын-балобан популяциясен торгызу проекты кысаларында дөньяга килгән кош балаларының туган көненә бер ел тулуы турында хәбәр итте.

Ана кош Алга һәм ата кош Тимер Татарстанда соңгы 50 елда туган әлеге сирәк төрнең беренче балалары булды.

Проект Татарстан Экология министрлыгы, «СИБУР» компаниясе, Щеповскийлар исемендәге фонд һәм Казан зооботаника бакчасы катнашында гамәлгә ашырыла. Эшләр «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында алып барыла.

Фото: ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар