https://tnv.ru
20 Май 2026, 14:40
18
0

Бүген иртән Биектаудагы «Прованс» торак комплексы янында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. Фаҗига турында Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 17 яшьлек мотоцикл йөртүчесе автомобильне узарга теләгәндә идарәне югалткан, бордюрга бәрелгән һәм әйләнеп капланган.
Ике тәгәрмәчле транспортта барган 17 яшьлек кыз җитди җәрәхәтләр алган һәм хастаханәдә вафат булган. Вакыйга урынына Биектау районы прокуроры Рим Сөнгатуллин чыккан. Хәзер процессуаль тикшерү оештырылган. Фаҗигале юл һәлакәте мизгеле видеога да эләккән.

Бүлешергә
Комментарии 0