https://tnv.ru
23 Июнь 2026, 15:44
78
0

Казандагы 11 оешма үз эшчеләренә хезмәт хакы бирми - 45 миллион сум бурычлары җыелган. Тагын 247 предприятиедә минималь хезмәт хакыннан азрак акча түлиләр.
Шәһәр җитәкчелеге бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә аларны башкалага кара тап төшерүчеләр дип атады. Казанның тагын бер зур проблемасы - кадрлар кытлыгы. Төзелештә, сәнәгать оешмаларында, сәүдә, транспорт өлкәләрендә һәм мәктәпләрдә эшләргә кеше җитми. Хезмәткәрләрне читкә җибәрмәү өчен кайбер оешмалар социаль пакеттан тыш - өстәмә кызыксындыру чаралары кертә. Башкалада хезмәт базары ни хәлдә? Нәфисә Минәҗева репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0